Баулыда "МОЙ КРАЙ, МОЙ ВЗГЛЯД" фотоконкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Баулыларны ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «МОЙ КРАЙ, МОЙ ВЗГЛЯД» фотоконкурсында катнашырга чакырабыз.

Фотоконкурс 4 номинациядә уза:

"Минем кече Ватаным".
"Бәхетле йөзләр".
"Сирәк кадр".
"Тарихи мирас".
Катнашучыларның эшләре патриотик юнәлештә булырга тиеш.

Конкурста катнашу өчен гариза тутырырга һәм фотоны jpeg форматында электрон почтага җибәрергә кирәк: ydmsbavly@yandex.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Гаризалар һәм эшләр 2020 елның 15 гыйнварыннан 25 апреленә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен Телефон: 8 (85569) 5-21-51.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International