Республикада менә берничә ел инде бакчачылык ширкәтләренең эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлау чыгымнарын финанслашу программасы эшләп килә. Коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә алар территориясендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү юлы белән дәүләт ярдәме күрсәтү өчен документлар исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары белән билгеләнде (ТРМКның 07.09.2019 № 798 карары редакциясендә).
2019 елда республика бюджетыннан коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрнең эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауны финанслашуга 1:2 нисбәтендә 83,6 млн сум акча бүлеп бирелде. Бакчачыларның 32,8 км су торбалары, 19,4 км эчке юллар, 80,4 км электр линияләре ремонтланды, шулай ук 4 трансформатор сатып алынды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2020 елда шундый эшләрне башкаруга документация җыю эше башланды. Эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлау чыгымнарын финанслашу программасында катнашырга теләүче коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 313 каб., тел. 292-27-73.