ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 15 июленнән соң туган балаларның әти-әниләренә СНИЛС алу өчен документлар белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, фонд счет номерын бала әнисенең шәхси кабинетына җибәрә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Әлеге сервис дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырыла.

Баулы ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде. Дамир һәм Альбина Әхмәдиевлар гаиләсендә көтеп алынган ир бала туган.

29 июльдә Татарстан территориясендә урыны белән томан, яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Ел саен россиялеләр үз милекләрендәге мөлкәт: транспорт, милек, җир өчен салымнар түли.

2020 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, төнлә һәм иртән яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


27
июль, 2020 ел
дүшәмбе

28 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан, яшенле яңгыр. 28 июльдән 3 августка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Татарстанның Кадастр инженерлары өчен "Кайнар линия" үткәрелде. Сорауларга Татарстан Росреестры, ТР Кадастр палатасы һәм «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе" СРО экспертлары җавап бирде. Сезнең игътибарга иң актуаль сораулар һәм аларга җаваплар тәкъдим итәбез.

20 июльдән башлап гражданнарга һәм эшкуарлыкка ярдәм итү программасы эшли башлады, аны Россия Хөкүмәте Covid-19 пандемиясеннән соң икътисадны торгызу өчен булдырды.

28 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; көндез һәм кич белән яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International