Кадастр инженерлары өчен кайнар линия нәтиҗәләре

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Татарстанның Кадастр инженерлары өчен "Кайнар линия" үткәрелде. Сорауларга Татарстан Росреестры, ТР Кадастр палатасы һәм «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе" СРО экспертлары җавап бирде. Сезнең игътибарга иң актуаль сораулар һәм аларга җаваплар тәкъдим итәбез.
- "Бакчачылыкны алып бару өчен", "дача җир участогы" җир участокларыннан рөхсәи ителгән файдалану төрләре тигезме?

-  2017 елның 29 июлендәге Федераль закон нигезендә "бакча җир участогы", "бакчачылык өчен", "бакчачылык алып бару өчен", "дача җир участогы", "дача хуҗалыгын алып бару өчен" һәм "дача төзелеше өчен" кебек җир кишәрлекләреннән Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрындагы һәм (яки) хокук билгели торган яисә башка документларда күрсәтелгән рөхсәт ителгән файдалану төрләре тигез дип санала. Мондый төр рөхсәт ителгән җир кишәрлекләре бакча җир кишәрлекләре булып санала.

- Шәхси торак йорт 2017 елның гыйнварында сүтелде. Тикшерү актын сүтү тәмамлануы турында хәбәрнамә нигезендә әзерләргә кирәкме?

- Әгәр капиталь төзелеш объекты 2018 елның 4 августына кадәр сүтелсә, «тикшерү актын әзерләгәндә файдаланылган документлар исемлеге» бүлегенә капиталь төзелеш объектының сүтелеп бетүе һәм мондый хәбәрнамәне хакимиятнең вәкаләтле органына җибәрүе турында хәбәрнамә кертү таләп ителми. Шул ук вакытта "кадастр инженерының бәяләмәсе" бүлегендә  объектны сүтү №340-ФЗ Федераль закон үз көченә кергәнче (2018 елның 4 августына кадәр) башкарылуы турында турында мәгълүмат күрсәтергә кирәк. Тикшерү актының кушымтасына шулай ук объект хуҗасының сүтү турындагы карарын да кертергә кирәк.

- Әгәр чиктәш җир участогы хуҗасы суд буенча эшкә сәләтсез дип танылган һәм психоневрология интернатында стационар социаль хезмәт күрсәтүдә булса, аныклана торган җир участогының чикләрен кем белән килештерергә кирәк?

- Россия Федерациясе Граждан кодексының 29 статьясындагы 2 өлеше нигезендә эшкә сәләтсез дип танылган граждан исеменнән алыш-бирешләрне опекун башкара. Димәк, җир кишәрлегенең чиктәш чиген килешү опекун белән үткәрелә. Стационарның баш табибы участокның урнашу урынын һәм мәйданын килештерү буенча вәкаләтләренә ия түгел.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International