20 июльдән башлап гражданнарга һәм эшкуарлыкка ярдәм итү программасы эшли башлады, аны Россия Хөкүмәте Covid-19 пандемиясеннән соң икътисадны торгызу өчен булдырды.
2020 ел башыннан бирле Татарстанда 800дән артык автомобиль бензиннан метанга күчерелгән. ТР буенча газга күчерелгән яки тиешле җиһазлар белән сатып алынган якынча 7 мең автомобиль йөри.
Бу хакта «Татар-информ» МА автомобильләргә газ баллон җиһазларын урнаштыру буенча Казан компаниясе директоры Денис Савельев сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, республика территориясендә газ җиһазлары урнаштыру стандартлары буенча аккредитацияләнгән 15ләп сервис эшли.
«Алар турында мәгълүматлар (сервислар) Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы порталында урнаштырылган. Казанда шундый ике үзәк эшли. Сезгә сервиска документлар пакеты белән мөрәҗәгать итәргә кирәк: паспорт, транспорт чарасына документлар, һәм 6-7 сәгатьтән соң газ җиһазы машина алачаксыз», — дип сөйләде Денис Савельев.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, 20 июльдән гражданнарга, шул исәптән үзмәшгуль, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программасы гамәлгә керде, аның буенча газ җиһазлары урнаштырган кешеләр 30% урынына 60% ташлама алачак.