7 ноябрь кичендә, 8 ноябрь төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр явуы көтелә.
6-7 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: томан, секундына 15 метр тизлектә кадәр көчле җил, иртән һәм көндез көчле яңгыр көтелә.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» мәгълүматлары буенча, 6 ноябрьдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» мәгълүматлары буенча, 2023 елның 6 ноябрендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә секундына 15 метр тизлеккә кадәр көчле көньяк-көнчыгыш җиле көтелә.
2023 елның 4 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
2023 елның 1 гыйнварыннан бюджет секторы оешмалары өчен МРОТ 16 242 сум күләмендә билгеләнә, Татарстан Республикасының бюджеттан тыш секторы өчен – 19 565 сум.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы кулланучылары, Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында “Халык контроленә” хәбәр иткәндә, бүләк ала ала. Түләүләр күләме 1000 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
2023 елның 2 ноябре кичендә, төнлә һәм 3 ноябрьдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15 метр тизлеккә кадәр көчле җил, кичен, төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге сәламәтлеге буенча яраклы, 40 яшькә кадәрге, тулы гомуми уртачадан (11 сыйныфтан) да түбән булмаган белемле Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәт итәргә чакыра.
Россия Социаль фонды агымдагы елда моңа кадәр пенсионер булмаган гражданнарга 5,9 мең инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр, инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар нигезендә, гражданнардан гариза алмыйча рәсмиләштерелде.