65 яшьлек баулылы Валентина Тенибаева махсус хәрби операциядә катнашучыларга җылы оекбашлар бәйли. Ул инде солдатларга 100дән артык пар йон оекбаш һәм тапочкалар бәйләп тә җибәргән.
Валентина хәрбиләргә йон оекбашларны беренче тапкыр ел ярым элек бәйли башлый. Бүгенге көндә ул көн саен бәйләү эше белән мәшгүль, чөнки кыр шартларында солдатларга җылы оекбашлар аеруча кирәк.
“Сугышчыларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә уйладым, бәйләргә дә яратам. Ике көнгә бер-ике пар оекбаш бәйләп тә куям, тапочкалар өчен вакыт азрак китә. Тапочкаларны госпитальләргә җибәрәбез. Оекбашларны егетләргә 40 тан 44 - нче размерга кадәр бәйлим, – ди Валентина”.
Кул эшләре остасы оекбашларны, хәрбиләргә кияргә уңайлы булсын өчен, артык юан булмаган, ләкин җылы җепләрдән бәйли. Җепләрне ул үзе сатып ала.
“Егетләрнең аяклары җылыда булсын, авырмасыннар, тизрәк әйләнеп кайтсыннар иде. Шундый уй-теләкләр белән һәр оекбашны бәйлим, – ди пенсионер”.
Валентина ханым журналистлар алып килгән йон җепләргә бик шатланды. Бәйләм җепләре дә бетеп килгән булган.
“Редакция хезмәткәрләренә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Алар алып килгән җепләрдән 13 пар оекбаш бәйлиячәкмен, – ди ул”.
Валентина хәрбиләргә чираттагы партия җылы оекбашларны гыйнвар азагында җибәрергә планлаштыра.