Россия Почтасы Бөек Ватан сугышы ветераннарына Россия Федерациясе Президентының Ленинград блокадасын өзүнең 80 еллыгы белән шәхси котлауларын җиткерәчәк.
Татарстанда мондый котлауларны «Ленинградны саклаган өчен» медале яки «Блокадалы Ленинградта яшәүче»билгесе белән бүләкләнгән 96 республика кешесе алачак. Хатлар мактаулы адресатларга шәхсән кулларына тапшырылачак. Россия буенча 27 гыйнварга кадәр почтальоннар Президентның 60 000гә якын шәхси котлауларын җиткерәчәк.
Почта хезмәткәрләре ветераннарга мөһим хатлар алу өчен бар көчләрен куячаклар. Кирәк булса, Россия Почтасы белгечләре ветеранның яңа яшәү урынын ачыклаячак һәм актуаль адрес буенча котлау җиткерәчәк. Әгәр дә алучы өйдә булмаса, хат якындагы почта бүлекчәсендә тагын бер ай сакланачак, ә почтальон бу вакыт эчендә котлауларны җиткерүне даими рәвештә кабатлаячак.