Хәнсевәр авылында яңа ФАП ачылды

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Баулы районы Хәнсевәр авылында яңа фельдшер акушерлык пункты үз ишекләрен ачты. Бу район авылларында дәүләт программасы нигезендә төзелгән һәм ачылган дүртенче ФАП. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, Баулы үзәк хастаханәсе баш табибы Азат Гайсин һәм авыл халкы катнашты.

- Мин фельдшер-акушерлык пунктында 38 ел эшлим. Бүгенге көндә рәхәтләнеп эшләр өчен шартлар тудырылды,- дип сөйләде авыл фельдшеры Альмира Фәхриева.
- Яңа медпункт төзелүгә без бик шат, - дип рәхмәтен җиткерде гомере буе Хансевәр авылында гомер иткән Алия Газымова. - Яңа ФАПта барлык шартлар бар, фельдшерыбыз исән- сау гына эшләсен. Альмирабыз безнең өчен табиб ул.

Автор: Индира Сәйфуллина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International