ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Россия Почтасы, РФ Президенты Владимир Путинның йөкләмәсе буенча, авыл җирлеләрендә урнашкан почта бүлекчәләрен ремонтлау программасын тәмамлый. Узып баручы елда Почта Татарстан Республикасында авыл һәм ерак территорияләрдә урнашкан 32 бүлекчәне яңартты.


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Соңгы өч елда маркетплейсларда сәүдә итүче Татарстан эшкуарлары саны 174 тапкырга арткан. Алар 56 меңнән артык онлайн-кибет теркәгән, аларның керемнәре, эксперт бәяләмәләре буенча, 2023 елда 60 млрд сумнан артып китәчәк. Базарда конкуренция үскән саен, бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру, яңа базар урыннары эзләү мәсьәләсе беренче планга чыга.

20 декабрь Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көтелә:

-төнлә һәм иртән көчле кар, күз күреме көчле кар вакытында 500-1000 метрдан да кимрәк, бозлавык;

-төнлә һәм көндез томан һәм көчле җил (төнлә һәм иртән секундына 15-20 метр тизлектә, көндез секундына 16 метр тизлектә исә)

-юлларда бозлавык, аерым урыннарда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Алдагы сәгатьләрдә, 19 декабрь төнлә һәм иртән Баулы районы территориясендә бозлавык булуы көтелә

Болытлы, көндез урыны белән юеш кар.

 

Соңгы өч елда маркетплейсларда сәүдә итүче Татарстан эшкуарлары саны 174 тапкырга арткан. Алар 56 меңнән артык онлайн-кибет теркәгән, аларның керемнәре, эксперт бәяләмәләре буенча, 2023 елда 60 млрд сумнан артып китәчәк. Базарда конкуренция үскән саен, бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру, яңа базар урыннары эзләү мәсьәләсе беренче планга чыга.


17
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

18 декабрь, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә, төнлә һәм иртән секундына 15-17 метр тизлектәге көчле җил, күз күреме кар вакытында 1000 метрдан да кимрәк, юлларда кар көртләре барлыкка килүе көтелә.

 


15
декабрь, 2023 ел
җомга

Быел пенсия тупламаларын башка фондка күчерү турында гариза биргән татарстанлылар декабрь ахырына кадәр  фикерләрен  үзгәртә һәм әлеге карарларыннан баш тарта алалар. Моның өчен Россия Социаль фондына(СФР) иминиятләштерүчене алмаштырудан баш тарту турында хәбәрнамә тапшырырга кирәк. Документ фондның клиент хезмәтләрендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә.

16 декабрь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә. Күз күреме 1-2 км кадәр кимиячәк. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Баулы районының Алексеевка авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International