Баулы гимназиясендә балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре семинары узды

2024 елның 1 марты, җомга

Шушы көннәрдә Баулының 4-нче санлы гимназиясендә балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре семинары узды.

Семинарда «Яшьләр доньясы» үзәге каршындагы «Пегас» спорт-патриотик юнәлештәге яшүсмерләр клубының тренер - педагогы Максим Алаев үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, укучылар белән законга каршы гамәлләрне профилактикалау буенча белем бирү оешмасы эшчәнлегендә эшләү ысуллары турында 4- нче гимназиянең тәрбия эше буенча директор урынбасары Илфира Гыйниятуллина сөйләде, “Мөнәсәбәтләрдә шәхси җаваплылык зонасы” мәсьәләсе турында психолог, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзасы Гүзәл Миназитдинова белән фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International