Традицион рәвештә җыен объектларны карап чыгудан башланды. Район башлыгы Ильяс Гозәеров авылның аерым янгынга каршы постында һәм Александровка урта мәктәбендә булды.
Мәктәп базасында Мәгариф милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылган цифрлы һәм гуманитар профильле үсеш ноктасы белем бирү үзәге актив эшли. Биредә укучылар «робототехника нигезләрен», шахматны һ.б. бик теләп өйрәнәләр. Мәктәптә театр һәм бию түгәрәкләре дә эшли.
Авыл мәдәният йортының актлар залында Александровка халкы проблемаларны уртага салып чишү һәм кызыксындырган сорауларны бирү өчен җыелды. Авыл җирлеге башлыгы Юрий Павлов авыл җирлегендә үткән чорда нинди эшләр башкарылганы турында сөйләде. Җыенда шулай ук район учреждениеләре һәм районның тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре дә чыгыш ясады.