Татарстанда “Нәфис” фондының, МХОдә катнашучылар гаиләләренә ярдәмгә юнәлдерелгән, хәйрия акциясе тәмамланды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Татарстанда “Нәфис” фондының хәйрия акциясе тәмамланды. Акцияне гамәлгә ашыру өчен ике айга якын вакыт киткән. Гуманитар җыелмаларның гомуми авырлыгы 37 млн. сумга 267,2 тонна тәшкил иткән. Җыелмалар республиканың барлык шәһәрләренә һәм районнарына җибәрелгән. Акциядә катнашучылар исемлеге ТР районнарының җирле үзидарә органнары тарафыннан әзерләнгән, алар шулай ук гаиләләргә хәйрия җыелмаларын тапшыруда ярдәм күрсәткән.

МХОдә катнашучылар гаиләләре фонд акциясе кысаларында, “Нәфис Косметикс” компаниясе җитештергән көнкүреш химиясе җыелмалары (кер юу порошоклары, савыт-саба юу өчен чаралар, сабын һәм коры чистарту чаралары) алдылар. Һәр җыелманың авырлыгы 7 кг тәшкил иткән.

Һәлак булган МХО дә катнашучыларның гаиләләренә аерым ярдәм күрсәтелде. Бу категориядәге гаиләләрнең һәр әгъзасы зур җыелма алган, анда 47 кг авырлыктагы азык-төлек һәм 5,8 кг авырлыктагы көнкүреш химиясе кергән. Бер җыелманың авырлыгы 52,8 кг тәшкил иткән. Мәсәлән, өч кешедән торган гаилә 158,4 кг продукция алган. Фонд исәпләвенчә, бу сан уртача ярты елга җитәрлек.

Һәлак булган МХОдә катнашучыларның гаиләләре өчен азык-төлек составына: он, шикәр, карабодай ярмасы, дөге, макарон, балык консервалары һәм «Казан май комбинаты»ның май продукциясе (үсемлек мае, майонез, кетчуп); көнкүреш химиясе составына: кер юу порошоклары, савыт-саба юу чаралары, каты һәм сыек сабын, шампунь, “Нәфис Косметикс” җитештергән чистарту порошоклары кергән.

"Без махсус хәрби операция барышында ил мәнфәгатьләрен яклаучы сугышчыларның гаиләләренә максималь ярдәм күрсәтүне үз бурычыбыз итеп күрәбез. Аларның гаиләләре бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавы мөһим. Бу юнәлештә эш алга таба да дәвам итәчәк”, – ди РФ Дәүләт Думасы депутаты, Нәфисхәйрия фондын оештыручы Ирек Богуславский.

 Белешмә

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский күп еллар дәвамында зур хәйрия акцияләре һәм программалары оештыра. Мәсәлән, 2014 елдан Донбасс, Кырым һәм Херсонга комплекслы гуманитар ярдәм программасы гамәлгә ашырыла. Депутат катнашында Россиянең яңа кушылган төбәкләренә, шулай ук эвакуацияләнгән халыкка 30 фура җибәрелә, гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 600 тонна тәшкил итә. Шулай ук махсус операциядә катнашучы татарстанлыларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтү башланды.

2023 елның көзендә Ирек Богуславский инициативасы белән “Нәфис” хәйрия фонды төзелә. Якын арада аның эшенең төп юнәлеше һәлак булган МХОдә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү булыр дип планлаштырыла.

“Нәфис” фондының хәйрия акцияләрендә аның вәкилләре белән bfnefis@yandex.ru. электрон почтасы аша элемтәгә кереп катнашырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International