Учреждениеләрнең эшен бәяләгез
Баулыда беренче тапкыр мәктәп яны лагерьлары фестивале уздырылды, анда барлык шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты. Чараны «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге һәм мәгариф бүлеге оештырды.
Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Узган ел Баулы районы «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» конкурсында катнашты. Проект хупланган һәм аны гамәлгә ашыру өчен район 92 миллион сумнан артык акча алган.
Төрле объектларның куркынычсызлыгына яңа потенциаль куркынычларның берсе – пилотсыз очу аппаратларын (алга таба БПЛА) куллану. БПЛАның объектлар өстеннән очып үтүе аларның иминлегенә потенциаль куркыныч тудыра һәм тиешле объектларны саклау персоналы һәм хезмәткәрләре тарафыннан вакытында төгәл гамәлләр таләп итә.
Баулы мөселманнары Ислам диненең иң зур бәйрәмнәренең берсен – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Республикада үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче 8 360 кеше булачак пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыру өчен Социаль фондның Татарстан бүлеге белән мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керде.
Җәй - һәркем өчен көтеп алынган ял вакыты. Җылы көннәрдә сулык янында ял итәргә, елгада яки күлдә су коенырга теләүчеләр саны бихисап. Әмма су объектында саксыз һәм контрольсез су коену җитди куркыныч тудырырга мөмкин.
Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә
16 июнь көнне кичен, 17 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә яшенле яңгырлар, боз явуы көтелә. Яңгыр вакытында җил көчәючән, секундына 15-20 метр тизлеккә җитә.