2014 елның 1 ноябрендэ 2013 ел өчен милек салымнарын (милек, җир, транспорт салымнарын) түләү срогы чыга.
Новозареченск бистәсендә ике гаилә яңа фатирларга күченде.
Төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе кышны каршы алырга әзер. Юлларны кардан арындыру белән 12 хатын-кыз һәм 6 ир-ат шөгыльләнәчәк.
Халык телендә “Калайчы көне” дип йөртелүче, юлларда беренче бозлавык хасил булган көн быел якшәмбегә туры килде, шуңа күрә ул узган ел белән чагыштырганда тынычрак узды.
Баулы районының алты авыл хуҗалыгы берләшмәсе Татарстан авыл хуҗалыгы һәм эм азык-төлек министрлыгы түбән савымлы хуҗалыклардан төзегән “кара исемлеккә” эләккән.