ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Биш һәм аннан күбрэк мәктәп яшендәге бала тәрбияләнгән гаиләләр бу уку елыннан мәктәптә төшке аш ѳчен түләүдән азат ителделәр.
Шәһәрдэә кѳзен фатирларга хаклар арту кузәтелә. Баулы агенстволарының берсе биргән мәгълүматлар буенча, быел безд фатир бәяләре уртача 22 процентка арткан

Бу атналарда туган як музеенда мәктәп укучылары сугыш еллары жырлары тарихы һәм якташ геройлар турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алалар.


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Дымлы салкынча һава торышы баулылылар сәламәтлегенә тискәре йогынты ясады: уткән атнадан алдагы атнада ОРВИ диагнозы 203 кешегә куел­ган.


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Кызылъяр авылында тѳзелеп бетмәгән ѳй янган.

Ноябрьнең соңгы атнасында хастаханәнең рентгенография һәм флюорография кабинетлары ремонтланган булмәләргә күчте.

Әлеге вакытта Баулыда законлы рәвештэ 400гә якын чит ил гражданины яши.

Ришвәтчелеккә каршы декада кысаларында район мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре уза.


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Пәнҗешәмбегә каршы төндә, ниһаять, кар яуды. Шул сәбәпле барлык кар чистарту техникасы юлларга чыгарылды.

Баулы районы  ГХАТ бүлегендә Хабиповлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы  гаилә  күпләр өчен үрнәк булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International