Кар чистарту техникасы эшкә кереште

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

Бөгелмә автомобиль юллары идарәсенең Баулы участогы 1 ноябрьдән бирле тәүлек буе эшләү режимына күчте. Юлларга хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр график нигезендә 12шәр сәгать дежур торалар. Участок начальнигы Мансур Юнысов сүзләренчә, кичә юлларда өч катнаш юл машинасы, ике КамАЗ һәм бер Т-150 тракторы эшләгән. Ике МТЗ тракторы юл чатларын чистарткан. Көннәр җылытып китсә һәм бозлавык барлыкка килсә дип, юл хезмәткәрләре ике КамАЗ машинасы мичкәләренә тозлы су тутырып куйганнар.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International