Мәктәптә төшке аш күпме тора?

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта шәһәр мәктәпләрендә бер балага кайнар аш хакы - 24,50 сум, авылларда - 18,70 сум. Җирле бюджеттан бер баланың туклануына кѳненә 5,80  сум бүлеп бирелә. Шул рәвешле шәһәрдә балаларының тѳшке ашы ѳчен ата-аналар көненә 18,70 сум ѳстәп түлиләр, авылларда - 13 сум. Аерма авылда укучылар мәктәп бакчасында узләре ѳчен яшелчәләр устерүләре белән аңлатыла. Мәсәлән, Яңа Чүте авылында быел 1000 килограмм бәрәңге, 400 килограмм чѳгендер, 150 килограмм кишер, 200 килограмм суган һәм 300 килограмм кәбестә үстергәннәр.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International