Идрис абый һәм Разыя апа күп еллар авыл хуҗалыгында механизатор һәм сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга киткәннәр, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Район Башлыгы урынбасары Ф.Хасиятуллин юбилярларны җылы котлап, район Башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәкләр тапшырды. Крым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Е.Зелепугина юбилярларга озын гомер, сәламәтлек теләп истәлекле бүләк тапшырды. Балалар, оныклар котлауы да дулкынландыргыч булды. Г.Абдуллина башкарган җырлар юбилярларның күңеленә хуш килде.