«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәгән һәм хезмәткәрләргә «соры» хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга, аларга карата йогынты ясау чараларын күрергә мөмкинлек бирә.
Бурычлы эш бирүче хезмәткәргә хезмәт хакын тоткарлаган һәр көн өчен РФ Үзәк банкының төп ставкасыннан чыгып исәпләнгән акчалата компенсация түләргә тиеш. Түләү вакыты хезмәт хакы түләнергә тиеш булган көннән соң, фактик түләү көненә кадәр исәпләнә.
Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 129, 133 статьялары нигезендә эш вакыты нормасын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән айлык хезмәт хакының гомуми суммасы билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким була алмый.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы "Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында" Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында" 2020 елның 1 гыйнварыннан 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә дип хәбәр итә.