МРОТ турында белешмә

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәгән һәм хезмәткәрләргә «соры» хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга, аларга карата йогынты ясау чараларын күрергә мөмкинлек бирә.

"Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында" Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 2019 елның 27 декабрендәге 463-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме 12 130 сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта, Татарстанда 2019 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы, Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Килешү төзелде. Аның нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 14 000 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.

Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1880875.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International