Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы күләме турында

2020 елның 6 марты, җомга

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 129, 133 статьялары нигезендә эш вакыты нормасын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән айлык хезмәт хакының гомуми суммасы билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким була алмый.

Шуңа бәйле рәвештә, дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләренә эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшкәртеп бетергән очракта, айлык хезмәт хакы күләме 2020 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакының билгеләнгән күләменә (аена 12 130 сум) җитмәсә, аны күрсәтелгән күләмгә җиткерүне тәэмин итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган җитәкчеләр Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмәлек» әзерләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International