ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

6нчы мәктәптә ТАССРның 100 еллыгын, Баулы районының 90 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында очрашу узды. Баулы районының элеккеге җитәкчесе Ансель Рахманкулов өлкән сыйныф укучыларына безнең төбәк, аның үткәне, шулай ук авыр сугыш еллары турында күп кенә кызыклы фактлар сөйләде.


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Баулы авылларында фольклор коллективларының «Халык җәүһәрләре» район фестивале уза. Ул районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган.


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Баулы муниципаль районының 90-еллыгына багышланган юбилей логотибын булдыру максатыннан, бәйге игълан ителә.


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Баулы муниципаль районы Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә ТАССРның 100 еллыгын һәм Баулы районының 90 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Оештыру комитеты составына район җитәкчелеге, сәнәгать предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International