Баулы мәктәбендә район юбилеена багышланган кызыклы очрашу узды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

6нчы мәктәптә ТАССРның 100 еллыгын, Баулы районының 90 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында очрашу узды. Баулы районының элеккеге җитәкчесе Ансель Рахманкулов өлкән сыйныф укучыларына безнең төбәк, аның үткәне, шулай ук авыр сугыш еллары турында күп кенә кызыклы фактлар сөйләде.

– Сугыш башланган көнне – 1941 елның 22 июнендә – баулылар Сабантуйны бәйрәм иткәннәр, - дип сөйләде ул. - 15-16 июньдә язгы чәчү төгәлләнә, якшәмбе көнне барысы да көндезге 12гә кадәр Сабан туенда була, сугыш башлану турында беркем белми дә. Беренче яртыларда атта чабып килгән кешеләр ачы хәбәр җиткерәләр. 1нче мәктәп янында митинг була. Ике көннән фронка алып китә башлыйлар.

Ансель Мирзиевич сүзләренә караганда, Баулы һәм Ютазы районнарыннан барлыгы 18100 кеше чакырылган, шуларның 8100 се һәлак булган.

Фото: "Баулы-информ" МА"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International