"Баулы муниципаль районының 90 еллыгы" логотибын ясауга конкурс игълан ителде

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Баулы муниципаль районының 90-еллыгына багышланган юбилей логотибын булдыру максатыннан, бәйге игълан ителә.

Конкурс эше график өлештән һәм аңлатма язуыннан тора. График өлеш "Баулы муниципаль районының 90 еллыгы" дигән язулы рәсем, эскиз, чертеж, график макет рәвешендә тәкъдим ителергә мөмкин.

Материаллар 25 декабрьгә кадәр түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: Ispolkom.Bavly@tatar.ru яки Татарстан Республикасы, Баулы ш., Куйбышев ур., 20 йорт, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты, 2 кат, 208 кабинет адресы буенча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International