"Игелекле эшләр" республика хәйрия акциясе кысаларында район башлыгы Рамил Гатиятуллин Баулы хастаханәсе медикларына 50 саклагыч махсус кием комплекты тапшырды.
Кичектергесез авырулар буенча ярдәм, элеккегечә, тулы күләмдә күрсәтелә.
Баулы районында халыкны гриппка каршы вакциналаштыру кампаниясе быел август ахырында старт алды һәм 1 ноябрьгә төгәлләнергә тиеш. Грипп эпидемиясеннән иммунитет тәэмин итү өчен, Баулы үзәк хастаханәсе район халкының яртысыннан артыгына прививка ясатуны планлаштырыла. Бүгенге көндә 5 меңнән артык кешегә прививка ясалган.