Баулы районында гриппка прививка ясау кампаниясенең кызган чагы

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Баулы районында халыкны гриппка каршы вакциналаштыру кампаниясе быел август ахырында старт алды һәм 1 ноябрьгә төгәлләнергә тиеш. Грипп эпидемиясеннән иммунитет тәэмин итү өчен, Баулы үзәк хастаханәсе район халкының яртысыннан артыгына прививка ясатуны планлаштырыла. Бүгенге көндә 5 меңнән артык кешегә прививка ясалган.

Район үзәк хастаханәсе табиблары вакцинациянең гриппны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы булуын искәртә. Прививка ясатканнан соң, иммунитет ике атна дәвамында барлыкка килә һәм 6дан 9 айга кадәр саклана.

Баулы районында гриппка каршы 18 190 кешегә, шул исәптән 5 280 балага прививка ясарга планлаштыралар.

Хәзерге вакытта районга 7640 доза вакцина кайтарылган, шуларның 2010 дозасы 6 айдан 6 яшькә кадәрге балалар өчен каралган. Мәктәп укучылары өчен вакцина тиздән кайтарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International