Баулы хастаханәсендә планлы госпитализацияне һәм тар белгечләрнең кабул итүен вакытлыча туктаттылар

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Кичектергесез авырулар буенча ярдәм, элеккегечә, тулы күләмдә күрсәтелә.

Бүгенге көннән, 2020 елның 1 апреленнән, Баулы үзәк район хастаханәсендә вакытлыча планлы госпитализация, шул исәптән көндезге стационарда, шулай ук тар белгечләрнең планлы кабул итүе туктатылды. Бу хакта Баулы баш табибы Глеб Алексеев хәбәр итте.

Шул ук вакытта кичектергесез авырулар буенча ярдәм тулы күләмдә гамәлгә ашырыла. Барлык табиблар да эшләвен дәвам итә.

Глеб Алексеев ассызыклаганча, бу вакытлыча чара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International