Халык товарның сыйфатсыз булуыннан зарлана

2015 елның 24 июле, җомга

Безнең барыбызның да кулланучылар хокукларын бозу очракларына: әйтик, товарның саклау срогы чыгу, теге яки бу товарның гарантиясе булмау, ремонтлау срокларын сузу, сыйфатсыз товар сатып алырга мәҗбүр булу кебек очракларга юлыкканыбыз бар.

Бу җәһәттән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы түбәндәге киңәшләрне бирергә булды.

Сезгә саклау вакыты чыккан товар сатсалар, нишләргә? Саклау вакыты чыккан товар сатып алган очракта кулланучыга,  түләнгән акчасын кире кайтаруларын сорап, кибет директорына язмача мөрәҗәгать язып тапшырырга кирәк. Гаризага касса (товар) чегы яки түләгәнлекне раслаучы башка документ күчермәсен кушып бирергә яисә шаһит күрсәтмәләренә таянырга. Директор кулланучы файдасына карар кабул итмәсә,  “Роспотребнадзор” идарәсе яки ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә.

Товарның чектагы бәясе кибет киштәсендә күрсәтелгән бәягә туры килмәсә, нишләргә? Бу очракта да түләнгән акчаны кире кайтаруны язмача таләп итеп, кибет директорына мөрәҗәгать итәргә. Дәгъва белән бергә касса (товар) чегы яки түләгәнлекне раслаучы башка документ күчермәсен тапшырырга.

Ачыкланган кимчелеге аркасында товарны алыштырырга кирәк, әмма аның гарантия талоны югалган. Нишләргә? Бу техник яктан катлаулы товар икән, кимчелеге ачыкланганда аны шундый ук маркадагы (модель, артикул) башкасына алыштыру яки башка маркадагы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштыру (җитмәсә, өстәп түләп яки, киресенчә, артык акчаны алып) таләбен куярга була. Хәтта ки гарантия талоны булмаганда да сәүдә объекты җитәкчесенә язмача мөрәҗәгать итәрә кирәк.

 Сезонлы “распродажа”дан сатып алынуы сәбәпле товарга гарантия бирелмәсә, нишләргә? Сатучы (сәүдә формасына бәйсез рәвештә) “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон һәм “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында” РФ Хөкүмәте карары нигезендә, кулланучыга товар турында, шулай ук, билгеләнгән очракта – гарантия срогы турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматлар тапшырырга тиеш.

Кибеттә ялгыш кына нәрсә дә булса ваттыгыз ди. Нишләргә? Кибет судта сатып алучының бу гамәлен белә торып, ягъни  махсус кылганын расламаган очракта, сатып алучы ялгыш ваткан яки бозган товар өчен түләргә тиеш түгел. РФ Гражданлык кодексының “Товарның очраклы  бозылу куркынычы күчү” 459 статьясында, товарга очраклы зыян килү куркынычы товарга түләнелгән мизгелдән сатып алучыга күчә, диелгән.

Соңгы вакытларда Әлмәт территориаль органына кулланучылар техник яктан катлаулы товарларның, аеруча планшетлар, смартфоннарның сыйфаты начар булуына канәгатьсезлек белдереп, шулай ук сыйфатсыз көнкүреш техникасы, мебель, азык-төлек җитештерү һәм сату турында бик еш мөрәҗәгать итә башлады. Берара тәрәзәләрне сыйфатсыз итеп урнаштыруга, аларны китерү сроклары санга сугылмауга яки бөтенләй дә китерелмәүгә бик күп шикаятьләр кабул ителгән иде.

Сатып алынган товар мәсьәләсе буенча бушлай киңәш-табыш алу һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон нормалары белән танышу өчен “Кайнар линия” телефоны ( 8 (8553) 22-21-44) аша территориаль орган белгечләренә мөрәҗәгать итәргә була.

2015 елның 9 июлендә территориаль органга алынган мөрәҗәгатьләрнең берсен карап үтик: “Кулланучы прицеллы карабин сатып алган. Әмма файдаланган чагында аның кимчелекле булуын күреп алган.  Ул сәүдә предприятиесе җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән. Тегесе, андый хәл була, ә прицелга гомумән дә гарантия кагылмый, дип, иңбашларын гына селкеткән. Янәсе, коралның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кермәвен аңлаткан”.

Бу хәлдән соң кулланучы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон нормаларын аңлатуны сорап, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте. Аңарга түбәндәгечә аңлатылды:

 Корал – билгеләнеше хәтәргә – тере максатны яки башка төрле максатны юк итүгә, сигнал бирүгә бәйле рәвештә әйләнеше чикләнгән товар булып тора. Шуңа да карамастан, товарның әлеге төре кулланучылар хокукларын яклау турында закон тәэсиренә эләгә.

Товарда кимчелекләр булу сәбәпле сыйфатсыз товарны алыштыру яки кире кайтару турында таләп “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясы нигезендә үтәлә. Бу очракта законда әлеге товарның аерым статусына бәйле чикләүләр юк.

Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясында кулланучының, үз теләгенә карап, түбәндәге таләпләрнең берсен: ремонтлау, башкасына алыштыру яки түләнгән акчасын кире кайтару таләбе кую хокукына ия булуы билгеләнгән.

 

Сыйфатсыз коралны башкасына алыштыру яки кире кайтару тәртибе РФ Хөкүмәтенең 19  гыйнвар, 1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 103 пунктында күрсәтелгән. Сатып алучы товарда - коралда кимчелекләр ачыклаган очракта, сату-алу килешүен өзү яки товарны шундый ук башкасына алыштыру таләпләрен куйганда, сатучыга шәхесен раслаучы документ, шулай ук корал сатып алуга (йөртү һәм саклау) рөхсәт яки ауга хокукын раслаучы документ күрсәтергә тиеш.

Сыйфатсыз коралны башкасына алыштыру тәртибе, югарыда телгә алып үтелгән Хөкүмәт карарыннан тыш, “РФ территориясендә гражданлык һәм хезмәт коралы һәм аңа патроннар әйләнешен җайга салу чаралары турында” 21 июль,1998  ел,  № 814 РФ Хөкүмәте карары таләпләре нигезендә җайга салына. Шул рәвешле, товарда кимчелек ачыкланганда, иң элек Сатучыга язмача дәгъва ( анда куела торган таләп күрсәтелә) белән  мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сатучы кимчелеккә җитештерүдә үк юл куелу ихтималын күздә тотса, экспертиза үткәрү шарт. Экспертиза үткәрү өчен коралны каядыр алып килергә кирәк булса, Эчке эшләр органнарыннан экспертиза үткәрүгә юллама рәсмиләштереп алырга кирәк.

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре сәүдә объекты җитәкчесе исеменә сату-алу килешүен өзү турында язмача дәгъва язуда булышты.  Тик хуҗалык итүче субъект җитәкчесе мәсьәләне ихтыярый тәртиптә хәл итмәде, кулланучы язмача дәгъвасына җавап хаты алмады. Сатучының гамәлдәге закон нигезендә билгеләнгән срокта сату-алу килешүен өзү турында телдән генә таләпне канәгатьләндерүдән баш тартуы  кулланучыга үз хокукларын судка мөрәҗәгать итеп якларга мәҗбүр итте.

Территориаль орган хезмәткәрләре кулланучының дәгъва гаризасын язуга ярдәм итү турында гаризасы буенча дәгъва гаризасы проектын эшләде.

Куллану өлкәсендәге бәхәсләрне, шул исәптән катлаулы эшләр буенча, судта хәл кылуның уңай тәҗрибәсе барлыкка килүен билгеләп үтәргә кирәк. Суд яклавы, кулланучыны икътисадый һәм мораль зыянын каплауга бәйле яклау белән беррәттән, кулланучылар хокукларын бозучыга карата җәза билгеләү функциясен дә үти. Ул кулланучылар хокукларын һәм ирекләрен яклауда соңгы инстанция булып тора.

 Кулланучының үз хокукларын ни дәрәҗәдә белүенә һәм аларны куллану базарының теләсә кайсы сегментында яклаудан курыкмавына бик күп нәрсә бәйле. Ахыр килеп, боларның барысы да тулаем халыкның социаль-икътисадый иминлеген яхшыртуга йогынты ясый. 


ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International