Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда яшүсмерләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Турнирда катнашу өчен илнең кырыктан артык төбәгеннән вәкилләр гариза биргән.
Ярышлар һәр яшь категориясендә тугыз авырлык категориясендә узды: 13-14, 15-16 һәм 17-18 яшьләрлекләр арасында. Татарстан җыелма командасы составында, республика данын яклап, 27 көрәшче чыгыш ясады, шуларның бишесе — Баулы районы вәкилләре. Безнең егетләр 4 алтын һәм 1 бронза медаль яулап, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Гомумкоманда зачетында Татарстан җыелма командасы беренче урынны алды. Әлеге уңышка Баулы спортчылары да зур өлеш кертте: безнең биш көрәшчебезнең һәркайсы үз авырлык категориясендә мактау пьедесталына күтәрелде.
Алтын медальләргә Рамазан Мөхәммәтгәрәев, Илдар Низамов, Азамат Газыймов һәм Айзат Газыймов лаек булдылар. Бронза медальне Ислам Ганиев яулады.
Бу югары казанышлар — булачак чемпионнарны тәрбияләүгә бөтен көчен салган тренер Илдар Фатыйховның тырыш хезмәте һәм үз остазларының үгет-нәсихәтенә ияргән егетләрнең үзләренең гаять зур үҗәтлеге нәтиҗәсе. Без тренер Илдар Фатыйховны һәм перспективалы көрәшчеләребезне чын күңелдән бөтенроссия дәрәҗәсендә җиңүләре белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм киләчәктә дә Баулы районын һәм бөтен Татарстанны данлауларын телибез!