Язгы ташу - елгадагы су биеклегенең чагыштырмача кыска вакытлы күтәрелүе, ул көннәр җылытып, кар тиз эрүдән, көчле яңгырлар, таулардагы төшкән сулар, сусаклагычлардан су үткәрелү һәм гидротехник корылмалардан су бәреп чыгу сәбәпләре аркасында барлыкка килә.
Су басу куркынычы янаган очракта нишләргә?
1. Гадәттән тыш хәлләр һәм гамәлләр тәртибе турында мәгълүматны игътибар белән тыңлагыз, кирәк булмаганда телефоннан файдаланмагыз, ул сезнең элемтәдә булуыгыз өчен кирәк . Тынычлыкны саклагыз, күршеләрегезне кисәтегез, инвалидларга, балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтегез.
2. Дәүләт хакимиятенең һәм җирле үзидарәнең җирле органнарында халыкны эвакуацияләү өчен җыю урынын белегез һәм аңа әзерләнегез.
3. Документлар, кием-салым, кирәкле әйберләр, берничә көнлек азык-төлек запасы, медикаментлар әзерләгез. Барысын да чемоданга салыгыз. Документларны су үткәрми торган пакетта саклагыз. Батарея запасы булган фонарь булу комачауламас, ул караңгыда бәла сигналларын бирү өчен кирәк булырга мөмкин.
4. Электр тогыннан эшләүче бар әйберне дә электр челтәреннән аерыгыз, газны сүндерегез. Кыйммәтле әйберләрне һәм азык-төлекне югары катларга күчерегез яки югары киштәләргә күтәрегез. Хуҗалыгыгыздагы терлекне калкулык җиргә илтегез.
Гадәттән тыш хәлләр вакытында 112 номерына шалтыратыгыз.