Баулы интернат-йортында пенсионерларның күңел халәтен кайгырталар

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында эшләп, интернат-йорт белгечләре өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга тырышалар, аерым алганда, социаль һәм медицина хезмәтләре системаларын камилләштерәләр, аларның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын үстерәләр, ялларын оештыру өчен шартлар тудыралар. Ә бу өлкән буынның тормышка уңай карашын арттыра, димәк, гомерен дә озынайта. Моны исәпкә алып, “Сенсорлы бакча-конструктор” булдырылган да.

Интернат-йорт белгечләре сүзләренә караганда, сенсор бакча-конструкторлар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аеруча файдалы. Төрле табигый материаллар белән тутырылган берничә агач модуль (төрле зурлыктагы чуерташ, агач кайрылары, чиста ком, салам һ.б.) яланаяк үтелергә тиешле бердәм маршрут хасил итә. Табиблар әйтүенчә, табан – кешенең эчке органнары урнашуының кечкенә топографик картасы, һәм аны массажлау бөтен организмга йогынты ясарга мөмкин.

– Бу технологияне әле күптән түгел генә керттек. Сенсорлы бакчада дәресләрне интернат-йорт белгечләре атнага өч тапкыр үткәрә, - дип сөйләде интернат-йорт директоры Татьяна Кәлимуллина. - Социаль хезмәт алучылар аларга бик теләп йөриләр.

Фото: Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты.

Чыганак: Баулы-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International