Бозлавык вакытында:
Таймый торган аяк киеме әзерләгез. Ашыкмыйча сак хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен аяк астына басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр дә сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Тормоз вакытында тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга, ерактан ук күренеп торган жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә кирәк.
Машина йөртүчеләргә:
1. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә әлеге шартларда артык узып китүләрдән баш тартырга;
2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шинналарның торышына игътибар итәргә;
3. Кисәк тормозга басудан качарга, кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
4. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;
5. Бөтен оптика төзек булырга тиеш;
6. Машиналар күп йөри торган урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аша чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;
2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны да истә тотарга: күз күреме җитәрлек булмаганлыктан һәм юлларда бозлавык булуы аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Юлны кичеп чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;
4. Хәрәкәт иткән транспорт каршына трассаны йөгереп чыкмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Ерактан ук күренеп тора торган махсус жилетлар кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.