Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елның 10 ноябрендәге №26-О боерыгы нигезендә «Баулы муниципаль районы мәктәп укучылары йорты» мәгариф учреждениесе директоры Елена Анатольевна Никифорова Баулы муниципаль районы буенча Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе итеп билгеләнде.
Җәмәгать ярдәмчесе балалар хокуклары үтәлешенә җәмәгать контроле алып барачак, бу өлкәдәге эшләрнең торышы турында вәкаләтле вәкилгә хәбәр итәчәк, шулай ук халыкка хокукый агарту белән шөгыльләнәчәк.
Үз вәкаләтләре кысаларында Елена Анатольевна гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итә, балалар хокукларын бозу фактлары буенча тикшерүләрдә катнаша, хокукый агарту буенча эш алып бара, шулай ук балигъ булмаганнарның хокукларын яклау механизмнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертә алачак.