Татарстанның почта бүлекчәләрендә Яңа ел почтасы эшли башлады

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Яңа ел якынлаша, димәк, Кыш Бабайга хат язарга вакыт, Россия почтасы бүлекләрдә махсус почта тартмалары урнаштырган да инде. Декабрьдә алар тылсымчы өчен хатлар кабул итәчәкләр.

Хатларны Кыш бабайга аның адресына җибәрергә кирәк: 162390, Кыш Бабай йорты, Бөек Устюг, Вологда өлкәсе. Әгәр дә хат җибәрүче балаларга ярдәм кирәк булса, почта хезмәткәрләре хатны ничек дөрес язарга: адрес юлларын тутырырга, марканы ничек ябыштырырга икәнен сөйләячәкләр. Әгәр хатка җавап аласың килә икән, үзеңнең тулы кире адресыңны һәм индексыңны күрсәтергә кирәк. Кыш бабайга хатларны иң гади почта тартмаларына да салып була. 

"Һәр елны декабрьдә, стандарт бурычлардан тыш, без мөһим миссия башкарабыз - Кыш Бабайга хатлар китерәбез. Безнең хезмәткәрләр көн саен Яңа ел почтасын сортларга аералар һәм аны Кыш бабайның резиденциясенә җибәрәләр. Яңа ел чорынды якын кешеләреңне котларга, бер-береңә җылы сүзләр әйтергә тырышасың, ә күңел җылысын иң яхшысы кулдан язылган хат гына тапшыра аладыр. Шуңа да почтада хатлар һәм открыткалар җибәрүләр бу көннәрдә гадәттәге көннәрдән күбрәк була», - дип билгеләп үтте Россия почтасы төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International