31 гыйнвар көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә Анастасия һәм Илдар Шариповлар гаиләсендә бишенче булып тугансабый теркәлде. Балага Дана дигән исем бирелде. Дүрт ул – Тимур, Дан, Радмир, Рөстәм тәрбияләүче бәхетле гаиләдә кечкенә кызга бик шатлар.
Бу көнне Лилия һәм Ионел Гашпар гаиләсендә туган кыз Риана, Дмитрий һәм Елена Решетникова гаиләсендә туган ул Илья да теркәлде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова бәхетле әтиләрне җылы котлап балаларының туу турында таныклыклыкларын һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау хатын тапшырды.
Яңа туган сабыйларның сәламәт, акыллы һәм бәхетле булып үсүенә ышанып калабыз.