Районда язгы чәчүгә әзерлек бара. Хуҗалыклар техниканы ремонтлыйлар, минераль ашламалар, ягулык сатып алалар, орлык материалы белән эш алып барыла. Традиция буенча, язгы чәчү башланыр алдыннан хуҗалыкларның әзерлеген тикшерү бара. Аны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелюс Баязитов җитәкчелегендәге махсус комиссия бәяләде. Министр урынбасарын район башлыгы Ильяс Гозәеров һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Талипов озатып йөрде.
Хуҗалыкларны әйләнеп чыгу «Берлек»тщн башланды - биредә язгы кыр эшләренә әзерлек 90 процент тәшкил итә. Чәчү мәйданнары 5000 гектардан артыкны били, кырларга дүрт чәчү комплексы чыгачак.
Комиссия хуҗалыкның чәчү техникасын карады, шулай ук узган ел төзелә башлаган азык үзәгендә булды. Комиссия барлык хуҗалыкларны карап чыккач, нәтиҗәләр ясалачак.