Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 статьясындагы беренче өлешенә ярашлы рәвештә, 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме; 9 Май - Җиңү көне - Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көннәре булу сәбәпле, "Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – КФҮ ДБУ) КФҮ ДБУ бүлекләренең/филиалларының бәйрәм алды, ял көннәрендә һәм бәйрәм көннәрендә эш графигын тәкъдим итә.
Хоккей бәйрәменең мәртәбәле кунаклары - Россиянең атказанган спорт мастеры, «Ак Барс» хоккей командасының экс-капитаны, хоккей буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Данис Зарипов һәм «Ак Барс» хоккей командасы уенчысы Артем Лукоянов.
18 апрельдә Казанда бизнес-кейслар чишелеше буенча офлайн чемпионат – «Мәктәп бизнес-старты» республика масштаблы проектының яңа этабы узды. Чемпионатның көндезге чарасында 12 мәктәп бизнес-компаниясе катнашты, чемпионатның онлайн-этабын уңышлы узучылар - барлыгы 120 кеше.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 ветеранга Җиңү көненә ел саен бирелә торган 10 ар мең сум күләмендә акча түләде.
Аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез.
20 апрельдә кичен, 21 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә секундына 15-17 метр тизлектә искән көчле җил, урыны белән яшенле яңгыр көтелә.
Баулы халкын һәм шәһәребез кунакларын авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз.
19 апрельдә кичен, 20 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил көтелә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Баулы районында узган Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында катнашты.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.