Баулы шәһәренең «Девон» боз сараенда 2006-2007 елларда туган балалар арасында хоккей буенча «Йолдызлар матчы» узды.
Зур хоккей бәйрәмен ачу тантанасында Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров, ТР Хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев, Россиянең атказанган спорт мастеры Данис Зарипов һәм «Ак Барс» хоккей командасы уенчысы Артем Лукоянов, 3-нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Равил Мөхәммәтҗанов катнашты.
Ильяс Гозәеров республиканың Хоккей федерациясенә һәм кунакларга матур һәм зур бәйрәм өчен рәхмәт белдерде.
"Баулы районы өчен хоккей - төп, массакүләм спорт төре. Соңгы елларда Баулы хоккей командалары бик лаеклы урыннар яулый. Кичә генә безнең команда 2011-2012 елгы командалар арасында «Алтын Шайба» яшь хоккейчыларның Бөтенроссия финал ярышларында беренче урынны алды», - дип билгеләп үтте Ильяс Гозәеров
Кирилл Голубев сүзләренчә, «Йолдызлар матчы»н үткәрү өчен Баулыны очраклы сайламаганнар.
"Баулы районында спорт белән шөгыльләнү буенча актив эш алып барыла, балалар-яшүсмерләр хоккеен үстерүегез өчен район башлыгы Ильяс Исмәгыйлевичка зур рәхмәт. Кадерле җанатарлар һәм хоккей сөючеләр, яхшы кәеф алырга, безнең конкурсларда актив катнашырга, ә малайлар, сезгә, нәрсәгә сәләтле икәнегезне күрсәтүегезне телим.
"Йолдызлар матчы" - чынлыкта зур хоккей бәйрәме. Сезнең шәһәр шундый чара үткәрүгә лаек булуына мин бик шат, - дип билгеләп үтте Данис Зарипов. - Егетләр, хоккейчылар, сезгә күбрәк матур шайбалар, уеннан күбрәк уңай эмоцияләр алуыгызны телим. Монда нәтиҗә мөһим түгел. Иң мөһиме, хоккейда уенчылар һәм трибунада булган һәркем бик күп уңай энергия алсын һәм матур голлар күрсен өчен.
2023-2024 елның 2006-2007 елгы тәрбияләнүчеләр арасындагы "Йолдызлар матчында" Татарстанның 14 шәһәреннән ике җыелма команда катнашты. Баулы хоккейчылары «Восток» командасында уйнадылар. Уенчылар бик матур уен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә «Көнбатыш» командасы 12:8 исәбе белән җиңде. Алар Кубок иясе булды.