18 апрельдә Казанда бизнес-кейслар чишелеше буенча офлайн чемпионат – «Мәктәп бизнес-старты» республика масштаблы проектының яңа этабы узды. Чемпионатның көндезге чарасында 12 мәктәп бизнес-компаниясе катнашты, чемпионатның онлайн-этабын уңышлы узучылар - барлыгы 120 кеше.
30 кешедән торган һәр төркем гамәлдәге эшмәкәрләрнең берсе белән эшли, алар арасында брендлы спорт киемнәре җитештерүгә махсуслашкан бизнес, ресторан бизнесы, эшмәкәрләр өчен клуб һәм балалар үзәкләрен үстерүче вәкилләр бар.
Берләшкән командалар реаль вакыт режимында, 30 минут эчендә, эшмәкәрләр тәкъдим иткән бизнес-кейсларны сүтеп, эшмәкәрләр реаль тормышта очраткан конкрет бизнес - бурычларны хәл итәргә тиеш булалар.
Экспертлар бәяләвенчә, бизнес-кейсларның иң нәтиҗәле карарларын Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2-нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казан шәһәренең 146-нчы «Ресурс» лицее укучылары кергән команда тәкъдим иткән. Чара тәмамлангач, балаларга тантаналы шартларда сертификатлар тапшырылды.
Проектта катнашучыларны, эксперт бәяләвеннән соң, финал слеты көтә, анда командалар үз бизнес-проектларының финанс нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк. Нәтиҗәдә, җиңүче өч команда билгеләнәчәк. Алар Мәскәүнең «Сколково» технопаркына барачаклар.
"Мәктәп бизнес-старты" — бик яшь проект, ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла. Икенче ел ул 5-7 сыйныф балаларында, шул исәптән Татарстан Республикасының авыл мәктәпләрендә һәм кече шәһәрләрендә укучыларда эшмәкәрлек күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итә. Проект РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән РФ Беренче вице-премьеры Андрей Белоусов тарафыннан «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында уза.