6 май көнне Үзәк балалар китапханәсенә татар гимназиясенең 4нче сыйныф укучылары балалар язучысы Резедә Вәлиевага 85 яшь тулу уңаеннан «Моңлы җаным минем-халкымнан ...” әдәби сәгатькә чакырылдылар.
Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан 3нче санлы мәктәп музеенда “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган” экспозициясе ачылды.
29 апрель көнне Поповка авыл китапханәсендә 5-8 сыйныф укучылары тыл хезмәтчеләре, сугыш балалары белән очраштылар.
5 май көнне «Интеллектуал» клубында яңа сезонның утырышы узды. Утырышта мәктәп китапханәчеләре һәм рус теле һәм әдәбият укытучылары катнашты.
Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 220 тапкыр чыктылар, шуның 218 очрагында ярдәм күрсәтелгән.
Елсаен, гадәттәгечә, Җиңү бәйрәме алдыннан, 1нче санлы мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышының укытучылар-ветераннарына багышлап мәктәп һәйкәленә таҗ баглыйлар.
5 май көнне музейда Җиңү бәйрәменә багышланган “Солдат посылкасы” район акциясенең соңгы этабы узды. Әлеге акциядә халык осталары, ветераннар, яшьләр, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.