Миңнегалим Локманович 1926 елның 20нче февралендә туган. Сугышны 1943 елның ноябреннән азаккача үткән. Ул Ерак Көнчыгыш фронтында рядовой, аннары снайпер-атучы булган. Ул фронтка киткәндә аңа 17 яшь булган. Сугышта үрнәк хезмәт күрсәткән өчен ул күпсанлы медальләр белән бүләкләнде. Сугыштан соң Миңнегалим абый күп еллар УБРда бураулаучы ярдәмчесе булып эшләгән. Ике малай һәм ике кыз тәрбияләп үстергән.