Бөек Ватан сугышында катнашканнарга тантаналы рәвештә солдат посылкалары тапшырылды. Аларны Баулы район башлыгы Гатиятуллин Рамил Хакимуллович котлады. Акциядә Ильясов Марат Мөдәрисович актив катнашты. Ул пазллардан сугыш ветераннарына рәсемнәр җыеп бүләк итте.
Акциянең оештыру комитетының рәхмәт хатлары белән оек башлар, бияләйләр, чигүләр, сөлгеләр ясаган халык осталары бүләкләнде. Әлеге чара җылы һәм дулкынландыргыч шартларда узды. Калган посылкаларны волонтерлар ветераннарның өйләренә җиткерделәр.