ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

РФның Иҗтимагый палатасына илебезнең теләсә кайсы регионыннан булган гражданнар дәүләт мәктәпләрендә һәм оешмаларда өстәмә белем бирү йортларында түгәрәкләр һәм секцияләр түләүлегә әйләнгән очракны “кайнар элемтә” аша хәбәр итә алалар.

Өлкәннәр көне уңаеннан Баулы шәһәре мунчасы җитәкчелеге пенсионерларга ташламалар ясый.
Баулы шәһәрендә, Миңнегол, Шәмәй һәм Татар Томбарлы авылларында халык санын алу үткәреләчәк.

2016 елда буласы бәйрәм көннәрен күчерү турында хөкүмәт карарына имза куелды.

Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 253 тапкыр чыктылар, шуның 253 очрагында ярдәм күрсәтелгән.
1 октябрь көнне Баулы районында өлкәннәр декадасы старт алачак.

Баулының 1нче санлы спорт мәктәбе тренеры М.М.Фахреевның укучысы Казанда узган “Милли кросс 2015” чарасында 4 км дистанциядә өченче урынга лаек булды.

Бу елны ГХАТның электрон чиратка язылу ярдәме белән  66 меңнән артык кеше кулланган.

30 сентябрь эсселектән көзге салкынча һава торышына күчеш көне булачак.

Билетлар аз сатылу сәбәпле Илшат Вәлиевның концерты Баулыда булмыячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International