2016 елда россиялеләрдә ике тапкыр айлык ял булачак

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Киләсе елны россиялеләр ике тапкыр айлык ялга чыга алачаклар – эштән гадәти ялга берничә өлешкә бүленгән 30 бәйрәм көннәре өстәләчәк. 10 көн – Яңа ел бәйрәмнәре (1-10 гыйнвар көннәре). Калган 20 көн ике-өч ял көннәренә бүленәчәкләр.

Нәтиҗәдә Ватанны саклаучылар көнне өч көн рәттән ял итәчәкбез (21-23 февраль), шимбә 20 февраль көне эшкә чыгу көне дип билгеләнгән. Халыкара хатын-кызлар көнне – 4 көн (5-8 март). Аннары май бәйрәмнәре булачак – 30 апрель-3 май һәм Җиңү көне – 7-9 май.

Җәен Россия көне билгеләп үтелә, шуңа күрә тагын өч ял көне өстәлә – 11-13 июнь. Ноябрьдә узучы Халык бердәмлеге көненә өч ял көне булачак – 4-6 ноябрь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International