10 көн дәвамында пенсионерлар өчен районда төрле чаралар узачак, шул санда акцияләр. Планда шулай ук социаль-көнкүреш һәм башка ярдәм күрсәтү буенча хәйрия чараларыда каралган.
1 октябрь көнне сәгать 10:00 Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында бәйрәм концерты узачак. Ә 3 октябрь көнне Октябрь мәйданында зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак.