21-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе укытучыларның регионара киңәшмәсе кысаларында М.Юнысның 90-еллыгына багышлап “Һич басылмас моң тибрәнә туган як җилкәнендә “ дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә тәкъдим итте.
Кичәдә язучының тәрҗемаи хәле, аңа багышлап каләмдәшләренең фикерләре, шигырьләр, җырлар яңгырады, тормыш мизгелләрен сүрәтләгән электрон презентация күрсәтелде. Кунаклар “Бертуган Юныслар” музееннан күп тәэсирләр алып таралыштылар.