Исергәптә яшәүче 17 пенсионер компьютер белеменә ия булу турында сертификат алдылар. Әлеге документны аларга тантаналы төстә табын артында Баулы һәм Ютазы районнары буенча пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев һәм районның пенсионерлар советы рәисе Альвина Сәмигуллина тапшырдылар.
Бүген тыл хезмәтчәне Фатыйма Фәтхулла кызы Мөхәммәтвәлиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.
9-нчы гыйнвар көнне, Татар Кандызы авылы китапханәсендә “Табышмаклар иленә сәяхәт” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарада 2-3 сыйныф укучылары катнашты.
2018 елның 12 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яңа елда беренче булып туган гаиләне теркәделәр.
Декабрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 26 сабый теркәлде:13 малай һәм 13 кыз.
Александровка авылында гомер итүче Мөхәлләфә Нигъмәт кызы Җәләева 90 яшен тутырды.
Татар Кандызында үзара салым акчасына Гафиятуллин урамында урнашкан зиратка җиһазлар саклау өчен куелган өй бурасының эше тәмамланды.
Баулының “Девон” хоккей командасы Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына уздырылучы турнирның киләсе этабына узган.
Баулыга Тимур Бекмамбетовның “Ёлки” фильмына һәйкәл кую планлаштырыла. Бу хакта республикада җәмәгать урыннарын үстерүгә нәтиҗә ясау чарасында Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде, дип хәбәр итә “РБК-Татарстан”.