Баулының “Девон” хоккей командасы Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына уздырылучы турнирның киләсе этабына узган.
2009 елгы малайлар арасында хоккей турнирында Татарстан шәһәрләреннән 38 команда катнаша. Ярышларның беренче этабы 24-26 декабрьдә Лениногорск шәһәрендә узган. Баулылар, җиде команда белән уйнап, икенче урын алган һәм ярышларның икенче этабына үткән. Ул киләсе елда 23-25 февральдә булачак. Финал уеннары язгы каникуллар вакытында узачак.
Исегезгә төшерәбез, былтыр безнең команда, финалга кадәр җитеп, җиденче урын алган иде.
"Хезмэткэ дан"