2018 елның 12 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яңа елда беренче булып туган гаиләне теркәделәр. Яңа Фәтхуллиннар гаиләсе тууын раслап, Ренат белән Зәлия 2018 елның 1 нче номерлы язылышу турындагы актка кул куйдылар.
Фәтхуллиннарның яшь гаиләсенә бәхет, мәхәббәт, тигез озын гомер телибез!